Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 57

Юлда барасы

Оглавление

Барсы алда, барлык күрәселәр,

Шатлыклары белән сынаулар.

Яктылыгы алда, өмет шунда,

Көзләредә, шунда кыраулар…


Офыклардан нидер килер кебек,

Алда тора бары офыклар…

Давыллардан, булган эсселәрдән,

Безгә анда нинди ышык бар…


Финишлары белән юл башлары,

Ишетсәктә, берәү күрмәгән.

Ә күргәннәр… шулай тиеш диеп,

Мәңгелектән хәбәр бирмәгән.


Бер төш кебек булыр җирдәгеләр,

Үтеп кителердә, онытылыр.

Бөтен халык үтәр өчен булган,

Безне көтеп, олы юлы торыр.


Кеше җаны мәңге булыр дигән,

Ышанмаска аңа ярамый…

Ышанмасаң, сиңа ышанмаслар,

Ышанмыйча яшәү ярамый.


Безнең күнел hәрчак мохтаҗ була,

Җылы сүзләр, туры юлларга.

Вакыт җитми кала фикерләргә,

Һәр вакытта юлда булганга…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх