Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 47

Авыл бетми

Оглавление

Авыл бетә диеп чаң сугалар,

«Бетүләргә» юллар салганнар…

Зарланырга өйрәнмәгәннәр бит,

Авылында яшәп калганнар.

Бер яктан ул туган җирләр булса,

Икенчедән яшәү халәте.

Барысында хaләл хезмәт белән,

Таба ала белү гадәте…


Авыл бетми, авыл бетә алмый,

Исемнәре бәлки үзгәрер.

Бутап булмый гадел караганда,

Авыл кешесенең йөзләрен.


Шәhәрләрдә җиңел тормыш эзләү,

Тәккәберлек бераз катыш ул.

Читтән күзәт; авыл малаеның,

Шәhәреннән кайчак кайтышын…


Рәхәт тормыш шулай төзеләме,

Әллә шулай качып китүме…

Олы көтүләргә кушыла алып,

Тормышларны җиңеләйтүме.


Шелтә була алмый берәүгәдә,

Кешеләрнең язмыш юллары.

Ихласырак, гаделерәк кебек,

Авыл кызы, авыл уллары…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх