Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 50

Бер сандыкта

Оглавление

Күңел әллә үзе мине тыңлый,

Мин тиешме аны аңларга…

Кабатланып диңгез дулкыныдай,

Ташланганда хисләр ярларга.


Ул ашкына, хәттә белеп булмый,

Ниләр теләп, ниләр сизенеп.

Вакыт- вакыт күңел теләгәннәр,

Юкка чыга… очып, сибелеп.


Күңел миндә, әллә мин күңелдә,

Кемдә теләк, кемдә ышану…

Икеләнү килеп туган чакта,

Шикләнүдән ансат бушану.


Барысыда бергә җыелганда,

Күңел, уең, бергә хыялларың…

Сакларгамы аны, сайларгамы,

Бер сандыкта булса җыя алганың?


Маҗаралар кайчак эзләгәндәй,

Чакыра ул әллә кайларга…

Барысына барыбер җитешмисең,

Ялгышмыйча кайсын сайларга.


Бар ышаныч кала, бер акылда,

Тыңлый алсак, бары ул гына.

Җиңелерәк үтелерләр кебек,

Акыл белән үткән юл гына…

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх