Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 49

Биектә

Оглавление

Биеклекне кеше бик ярата,

Бәләкәйдән биек хыяллар…

Ул гомердә, күпме җыелада…

Бер күңелгә ничек сыя алган.


Биектәрәк булу кулаеырак,

Бер баскычка гына булсада.

Сәхнәләрдә биегерәк була,

Халык белән клуб тулсада.


Каланчалар булган, манаралар,

Ераклардан алар күренгән.

Биектәрәк кебек хисләреңдә,

Чыккан чакта йөрәк түреннән.


Кошларда бит биекләрдән оча,

Күрер өчен барыр юлларын.

Догаларын кыла кешеләрдә,

Биекләргә сузып кулларын.


Яктылыкта биекләрдә кебек,

Караңгылык, аста түбәндә.

Таңнар атмас кебек кайвакытта,

Чарасыздан башны игәндә.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх