Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 56
Чынбарлык
ОглавлениеКеше белә микән hәрвакытта,
Күңелләре нидән үрелгән.
Хәтерләрдә ниләр саклана икән,
Уйланулар… Әллә күрелгән…
Хыялларың бәлки истә калыр,
Чынбарлыкта булган шикелле.
Шул уйларны искә ала – ала,
Әрәм итеп озын кичеңне.
Уйларда бит… кала тирән булып,
Язмышларны кинәт үзгәртеп.
Аларда бит безнең белән бара,
Артык борчымыйча, күзәтеп.
Буталада кебек уйлар, хисләр,
Дәфтәр битләрендә, үткәннәр.
Булганнары, була язганнары,
Хәтерләргә күчеп беткәннәр.
Күңелеңдә булган, үзең белән,
Байлыгыңда – синең күрәсең…
Мөмкин түгел барсын укып чыгу,
Бик килсәдә аны беләсең…