Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 45
Шигырьләр
«Качып киткән татлы йокыларым…»
ОглавлениеКачып киткән татлы йокыларым,
Төн үткәрә кайсы куенда?
Кырык чишмә башын урап чыгам,
Җитмеш хәстәр минем уемда.
Бу җанымнан купкан тынгылыгым
Оялады кайсы күңелгә?
Күңелсез лә икән бу дөньялар,
Бәхетләрдән өмет өзелсә.
Канатлары туңган җилбәзәклек
Шыңшый микән берәр куышта?
Горур кебек иде үзе болай,
Чая иде карап торышка.
Уем минем яшәү турында бит,
Үлем хакында да уйланам.
Шуңа чумам төпсез дәрьяларга,
Ау-челтәргә тарып уралам.
Әй бу гомер, ник мәңгелек түгел,
Үтеп әрәм була алай да.
Сынауларны монда үткәннәрне
Тынгы көтсә күктә ярый ла.