Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 43

Шигырьләр
«Көзгесе белән кояшны…»

Оглавление

Көзгесе белән кояшны

Эзли бер кыз, күрсәнә.

Янәсе, күршесе бүтән

Текәлмәс тәрәзенә.


«Куян» чәченнән юргалый,

Иркәләп күзен ялый.

Кулын болгап чәбәләнә

Каршы йорттагы малай.

Әнә үзе, көзге алып,

Кызның сипкелен саный.


Өч кояш ду килеп уйный,

Икесе – көзгеләрдә.

…Минем көзге олыгайды,

Ярый ул, кәефне бозып,

Үзәкне өзгәләргә.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх