Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 42

Шигырьләр
БОСНИЯ

Оглавление

Босниядә кардәш бәҗәнәкләр,

Өбе-елга – Обька кайтыгыз.

Йә булмаса, Җаек, Агыйделнең

Суын эчсен җиккән атыгыз.


Босниядә кардәш бәҗәнәкләр…

Азатлыкка булган ихтыяр

Сарай-йорт дип кала нигезләп тә,

Тынгылыклар тапмас бер хыял.


Босниядә кардәш бәҗәнәкләр,

Сезнең җанда, минем җанымда

Чукынуга башым имим дигән

Тәкать яши әле бүген дә.


Боснияне баш ияме дисәң,

Дуамал кан даулый: исәпләш!

Зиннәт сарай Уфалардан ерак,

Рух, язмышлар уртак, милләттәш!


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх