Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 30
Шигырьләр
АЛАЧЫК
ОглавлениеМинем салон – өчкә-өч ашханә,
Тост әйтешеп эчә шагыйрьләр.
Мин китәрмен, ә болар турында
Диссертацияләр язарлар.
Әле алар эре, шундый бахыр,
Беркатлылык катыш бөекләр.
Әргә түзә, хыялларда йөзә –
Кулса салынмаган киекләр.
Үзләре дә белми кем икәнен,
Кимсеткәнен юри заманның.
Учагына җыелышкан була
Өйрәләре сыек казанның.
Минем салон – өчкә-өч кухняның
Тоткасында ничә пегас-тай.
Яллар көмеш, йөгән генә юкә,
Иярләрдә заман сулкылдый.
Байлар әйдә масаюлы булсын,
Безнең сарай – салон-алачык.
Олимп-тауга илтер юл тармаклы,
Алачыкка ишек гел ачык.