Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 27

Шигырьләр
«Атыңны син тугар…»

Оглавление

Атыңны син тугар.

Мунча ягам.

Шулпа пешкән. Әзер түшәгем.

Сәфәреңнең газапларын оныт,

Борчымасын бер дә кичәгең.


Туратыңны, әйдә, сугарыйкчы,

Куалыйкчы шуннан үзәнгә.

Куй, пошынма:

Бер ел – симез тартай,

Икенче ел – симез бүдәнә.


Шөкер, безнең әле он җитәрлек,

Кышкы сугым да бар киртәдә.

…Әй бу ир-ат…

Тынгы тапмый җаның,

Ил хәстәрен салмый җилкәңә.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх