Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 38

Шигырьләр
«Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам…»

Оглавление

Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам,

Ат шәп минем,

Атка ышанам.

Үзем ишкән йөгән, ияр-кашлы,

Көмеш дага айга охшаган.


Хуҗасына тартып тиктомалдан

Каерылса юлдан бер ары,

Сызгырмагыз,

Җиңүләрдән болай

Әйди безне җилү комары.


Җилеп үтик

Һәм күрсәтик әле

Осталыкка булган хакымны.

…Тышауларын алмый гына җилеп,

Сөрлектердем бәйге атымны.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх