Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 33
Шигырьләр
ФИЛОСОФ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Оглавление– Яшәү шундый гади:
Яраклашкан
Җан асрауга, нәсел озайтуга.
Дөнья әзер түгел синекедәй
Чик-чамасыз ихлас яратуга.
Үз коесы аңа океан әле,
Үз кальгасы калып капылт-кара. –
Ул бер мәлгә дертләр дә онытыр,
Җаның җиһаннарга атылганда.
Килдең исә нык яраткан җиргә,
Китәчәксең кире кайтмас өчен.
Бүтән биеклеккә күчкәч кенә
Бәһаләнер шатлык, көенечең.
– Күңелкәем хәзер үк шөһрәт сорый,
Бу ваклыктан ничек котылырга?
– Яшәү үкенече –
Тоташ Галәм
Кендегемә минем тоташкан, дип
Отылуда.