Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 36
Шигырьләр
РЕСТОРАНДА
ОглавлениеБәйрәм икән, бәйрәм!
Официант!
Иң затлысын китер тәгамнең.
«Массандра»мы?
Ал-кызылы булсын,
Каны кызсын арган адәмнең.
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Диңгез шавын
Утырыйк ла тыңлап, их… яме?
Гел тартынып яшәп, һай, туйдырды,
Бу дөньясы ике киләме?!
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Музыкантлар!
«Вена вальсы»н килә тыңлыйсым.
Бездә көйләр бигрәк моң-сагышлы,
Уйнау белән килә елыйсым.
Официант!
Боз сал шәрабыма,
Исерүдә бит ул эш тормый.
Күңеллелек өчен
Эчүләрне
Табигатем минем хушсынмый.
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Күзен кысты,
Теге ак чабакны куырыгыз.
Таң сызыла…
Тиздән ерак-ерак
Алып китәр һава юлыбыз.
Официант!
Чәйлек бар әле ул,
Кызсын әйдә күзең:
Нинди бай.
Без шулай ул, шөкер,
Баш җилкәдә,
Җыйган ризык шуңа бал да май.
Ашаган да эчкән авызлардан
Салынып тормый,
Анысы шулай да…
Бу җәйләргә һич рәнҗемәм бугай,
Әле көтә өйдә сабан-тургай,
Печәнлекләр көтә тугайда.