Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 32
Шигырьләр
««Ак арыслан» рестораны ярда…»
Оглавление«Ак арыслан» рестораны ярда,
Йөргән була кызлар – кыланчык.
Эчтән генә чеметә мине дә дәрт:
Кереп кенә инде күреп чык.
Акчаларын кая куярга дип
Йөргәннәргә инде – казино.
Алдаштырмагыз да,
Кирәкми дә,
Алданганнар юкса аз иде.
Теплоходтан җырлар ташып тора,
Алып китмәс микән бик ерак.
Бик киң ара дисәң,
Күңел бәйсез,
Иркенлекнең җыры моңлырак.
Чакырса да «Гурман» ашханәсе
Урманнарга,
Тауга дикъкать ит.
Шагыйрьләргә бәйрәм килешми, дип,
Үземә әйттем.
Нәфес күнми бит.
Күзең синең миндаль яфрагыдай,
Дигән булды берәү колакка.
Дертләп киттем,
Әллә чын микән соң,
Дип текәлдем үземә аулакта.
Кара диңгез,
Гомер итмеш синсез.
Сагынам да киләм,
Син иркә.
Ярларыңда нишләп ошыйм соң мин
Өереннән язган киеккә?..