Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 37

Шигырьләр
«Өебезгә сыенып кына үскән…»

Оглавление

Өебезгә сыенып кына үскән

Үземнән дә олы муелның8

Чәчкә атуын күптән күргәнем юк,

Кайту кирәк, дидем,

Тыелдым.


Янындагы сирин,

Бер тамыры –

Әнкәй каберендә,

Ә берсе

Уфадагы минем алачыкның

Күзләп үсә нәни өлгесен.


Әсир итә чит-ят манзаралар,

Ачып бетмәс сер бу дөньялар.

Яшел күлдә ак төнбоек ише

Чәчкә ата магнолияләр.


«Исәнмесез, авылдашлар!» – диеп,

Туган якка кайтсам берзаман,

Син, гидай, кем соң ул,

Танымыйбыз,

Дисәләр дә булыр бик таман.


Җир түгәрәк,

Юлның актыгы юк,

Байый бара минем гомерем.

Баш очыма берәү чәчәр берчак

Туган якның күксел сиринен.


Чәчкә булып атар күзем күргән

Сулар,

Дала,

Үзән,

Кыялар…

Әлегә мине таң калдыра сәфәр,

Кипарислар,

Күз кыздыра магнолияләр.


8

Муел (башк.) – шомырт.

Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх