Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 26

Шигырьләр
ТАУЛАР

Оглавление

«Менә мин!» – дип сөрән салмагач та,

Кем битараф булсын аңлауга.

Тауда яшәгәннәр тауны күрмәс,

Далаларның күзе – тауларда.

Умрауларын хәтта умырганда

Иңрәүләре иңми илләргә.

Авып китеп кенә үлгән тауны

Белмим инде кемгә тиңләргә.

Ирләр иңе төсле дияр идем,

Нәселемнең һай шул ирләре.

Егетлекме инде?

Атка ияр

Сала белми кайсы берләре.

Һай, тауларның олпат дәрәҗәсе

Халкым тарихына ишарә.

Терәү-таяу өмет итми генә

Үз-үзенә ничек ышана.

Үҗәтләнеп умыртка шарт сынып,

Мохтаҗ булсам жәлләү, аңлауга,

Чәбәләнмәм,

Ишелеп төшәрмен дә

Өелермен сезнең алларга.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх