Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 28
Шигырьләр
ПЕСИ
ОглавлениеВаучер-песи,
Җаның нәрсә тели?
Кызым кулдан китте…
Әйдә соң
Мырылда да ямьләп җибәргән бул
Бу апаңның ятим гаиләсен.
Ваучер-песи,
Текәлепләр кара,
Нинди килбәтсез, дип,
Бу ханым.
Өшегәнне җылыткан бар,
Үзем
Синнән җылыракны тапмадым.
Ваучер-песи,
Тышта кем эт өсли?
Безнең өйдә җылы һәм тыныч.
Сөт кирәкме? Салам.
Тик берзаман
Сонылып су эчәлмәс чагым булыр,
Ни кылырсың?
Шунысы куркыныч.
Ваучер диеп куштым песиемә,
Зур мал булмаса да,
Бер өмет.
Иптәш булып, үтә җыйнак өйнең
Астын өскә йөри китереп.