Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 35
Шигырьләр
МИНЕМ КЫЙБЛАМ
ОглавлениеҖиде ыру – җиде ак тамырым.
Җитмеш җиде үлеп терелгән.
Ятим калам диеп курыкканда,
Ныклы өмет алам күзеңнән.
Биш тарафым: көньяк, көнчыгышым,
Төньяк, көнбатышым, җиһаным.
Биш бармагым кебек биш дәрманым –
Дәрт, кодрәтләр алып торганым.
Өч таган7 да кебек өч туганым,
Мин дүртенче – кисәү булыймчы.
Янган чакта, көлгән, елаганда
Өзелеп сезгә бәхет юрыймчы.
Берәү генә, бер-бер бөртек кенә
Газизләрдән газиз кыз балам.
Шул җидәүдән, биштән, өч, берәүдән
Сабырлык, уй, гайрәт, моң алам.
7
Таган – «өчаяк» мәгънәсендә.