Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 40

Шигырьләр
МИН – СЕЗ

Оглавление

Яшәү даирәм җирдән биектәрәк,

Күктән түбән күңел киңлеге.

Күк белән Җир, бәндә араларын

Тоташтыра минем минлегем.


Күңел киңлегенең кануннары,

Бик ихтимал, сезгә ят булыр.

Таләп итмәгезче матди су да,

Ут-ялкын да. Мин бер чаткыдыр.


Бер чаткыдыр. Фани-бакыйлыкка

Өмет кенә өрер кодрәттә.

Адәмимен. Сезгә тиешлесен

Карап үрчетәмен үзәктә.


Үзәгемдә карап үрчетәм дә

Үзегезне сезгә кайтарам.

Чаткы гына якты килеп кунып,

Җаныгызны булса айкаган,


Зиһенегез Җир – Күк арасыннан

Бер уч яклау, жәлләү эзләсә,

Мин – сезнеке. Димәк, моннан ары

Минем илем – сезнең биләмә.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх