Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 23

Шигырьләр
«Кыш вакыты озын…»

Оглавление

Кыш вакыты озын.

Сызылып кына

Еламсырый минем күңелем.

Сәбәпсезгә чәбәләнгәнемдә

Изрәдеме әллә түземем.


Сабырлыгын җуйган

Әсир кошның

Томшык белән читлек игәвен

Күргәнегез бардыр.

Әнә шулай

Үрсәләнә никтер йөрәгем.


Кыш вакыты озын.

Бик өшедем.

Эчтән иги калган хәтерем.

Хәлләремә берегез керсә әгәр,

Сәбәпләрен, бәлки, әйтермен.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх