Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 34
Шигырьләр
БАЛАМ
ОглавлениеКарыныма сыйган газиз балам,
Куенга да инде сыймас буең.
Әмма кендек киселгәннән бирле,
Урталайга ярылдым бит инде,
Син дип газаплана зиһен-уем.
Ана күңеле гел балада икән…
Син далада чакта,
Мин – сагавыл6.
Хәтердә йә колын кебек чагың,
Көрәшкәннәр,
Куертканда агым…
Бер чалт аяз көнем,
Бермәл давыл.
Буем белән күтәргәнем кебек,
Уем белән күтәрәмен, балам.
Горурланам яки бөгелеп төшәм,
Түбәм күктә йә ишелә түшәм,
Син – өметем,
Сулкылдаган ярам.
Иман, тәүфыйк, мәхәббәт бир, Раббым,
Барчабызны мәхрүм итмә гамьнән.
Басып торам упкын читләрендә,
Карлы яңгыр һәм салават күпере
Җан түремдә, күңел эчләремдә.
Яклау көтәм Җирдән,
Күк-Галәмнән.
6
Сагавыл (башк.) – саклап торучы.