Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 39
Шигырьләр
ШАГЫЙРЬ БАШЫМНЫ САТАМ
ОглавлениеСуындым инде мәйданнан,
Җанымда дау басылды.
Хәзер чыгам да базарга
Сатам шагыйрь башымны.
Сәүдәгәрләр җанга үтә:
– Коры баш кемгә кирәк?
Кул юа торган кул кыйммәт
Һәм арка – күндәм терәк.
Элекке дус сынап-сынап,
Текәп карый башыма.
– Яраса ал,
Бик булмаса,
Эләрсең түр башына.
Кул селти дә ары китә:
– Акылың алтын икән,
Әйтерсең түргә эләргә
Синнән затлырак беткән.
Хакимдарлар йөзен сыта,
Дөмбәсләп карый арттан,
Өмет өзеп:
– Рәт чыкмас ул
Иелми торган баштан.
Теле дә озын күренә,
Һавалы икән, шайтан.
Базарның ямен җибәрә,
Юкмыни шуңа аркан?..
Күңелем гарьләнеп үкси,
Бот чабып көлә базар.
Кайда алып олагыйм соң,
Әй башым, үтмәс товар.