Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 21
Шигырьләр
«Әл-Фатиха», «әл-Ихлас»
ОглавлениеБелгәнемне укып ятам яттан,
Диндар түгел дә мин –
Алла бар.
Ярата да жәлли.
Үрләп китсәм,
Иңнәремә өя җәзалар.
Ярлы булсын, зарлы булсын, диеп,
Алдан үлчәп кисеп язмышны
Сынамактадыр ул.
Шуңа күнми,
Баш күтәреп мин нык ялгыштым.
Тапкан малым,
Хәтта хәләл акчам
Кулга йокмый,
Ничә сынадым.
Күңелем үскән чакта күкләр гиздем,
Нинди генә биек үрләр күрдем,
Егылдым да шуннан еладым.
Белгәнемне укып ятам яттан,
Ничәнчегә калып үлемнән.
Бер фәрештә тәрбияләп тора,
Аска сөйри берсе җиңемнән.
Рәнҗештән дә ачы – чарасызлык.
Тәрәздәге күктә күзләрем.
Үлсәм – үкенмимен, дигәнем бар,
Янә шулай дидем,
Түзмәдем.
Тәрәзләргә алсу шәфәкъ кунды…
«Әл-Фатиха», Раббым, «әл-Ихлас».
Таләпләрең зурдыр…
Сынавың да,
Кодрәтең дә болай киң булгач.