Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 4
Шигырьләр
СИН, МӨГАЕН…
ОглавлениеСин, мөгаен, моңнан яралгандыр,
Моң-сагыштандыр син, валлаһи.
Язмышыңа ягылганнан бирле,
Гомер генәм булды илаһи.
Син, мөгаен, нурдан яралгандыр,
Каенлыкка охшаш чәчләрең
Күңелемне минем гамьле итте,
Тәэсиреннән сынсыз чәчәдем.
Син, мөгаен, наздан яралгандыр,
Бармагыңның өнсез сүзләрен
Һуштан язып өзелеп тыңладым да
Җан канатып җавап эзләдем.
Син, мөгаен, үзең белмисеңдер:
Моң-сагышың, нурлы назыңны
Куш беләзек итеп тагасы килә,
Куш яулыклар итеп ябынасы.
Син, мөгаен, минем гомеремә –
Күк гөмбәзе,
Җирнең йөзедер.
Кочагыңда шәмдәй сызылучы –
Дивананың гына үзедер.