Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 9
Шигырьләр
УТКА ТАБЫНАМ
ОглавлениеГайрәтләнә учак.
Утка табынам.
Кәүсә-тамыр чиртә чигәмне…
Кандаш мәҗүсиме сындай бага
Тынгысызлап хәтер-чигәмне?
Утка табынам.
Син кабызган учак
Сискәндерә төннең карасын.
Кызыктыргыч шушы күк кузларны
Тотып кына килә карыйсым.
Булгалады,
Сиңа ут уртлатып,
Бәгыреңне өттем ничә рәт.
Әллә нидән өркеп, тугры назым
Яшренә дә куя төпкәрәк.
Утка табынам.
Кызган учак теле
Шашып-шашып ялый төн битен.
Күкләр белән Җирнең араларын
Урап алган сихер – күк төтен.
Төн эчендә бардыр хорафат та,
Уйчан күзең тулы сер-тылсым.
Төнге ярың гына булдыммы мин
Санламаган бичә бурычын?
Утка табынам.
Күп ходайлы җаным
Тугры барыбер,
Куйчы, пошынма.
Теләсәм дә, төнне телә алмам,
Очынуым охшаш очкынга.
Эчемдәге ялкынны чак тыям,
Салкынсың бит, тимә,
Бул сабыр.
Мине яндырсаң син таң атуга,
Икебездән суык көл калыр.