Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 10
Шигырьләр
«Сүз – аяклы…»
ОглавлениеСүз – аяклы,
Килде:
Янәсе, мин
Җариясе хәзер зур агайның.
Үзе ишетсә, ничек оят була,
Бер агардым шуңа, бер карайдым.
Нахакларның кистем ничәмәсен,
Тик берсе дә миңа йокмый иде:
Җиңел бичә, диеп әйтәселәр
Килгәннәрдән Раббым саклый иде.
Кендегеннән түбән җире белән
Уй уйлый шул бәгъзе уйнашчылар:
Һәммәбез дә, имеш, бер калыптан –
Зиначылар, шаһит булучылар.
Мин фәрештә түгел
(Үкенмим дә),
Яр кочагы әмма түгел кәсеп.
Язганнары күптән куенда ул:
Газап катыш назлы тыйнак бәхет.