Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 19
Шигырьләр
«Үзем өчен…»
ОглавлениеҮзем өчен,
Янә берәү өчен
Мин бит күптән түләм түләгән.
Сабырлыктан бурап дөнья кордым,
Тынгылыксыз нигә биләмәм?
Тынгылыксыз нигә минем дөньям,
Җил исә дә, бурап кар ява.
Үзем түзәм дә бит,
Бәбкәм елый
Ишелеп кенә барган ояда.
Чү, елама,
Янә өй корырбыз,
Мин әле нык, тиз үк бирешмәм.
Ауган җирдән торам,
Уртлатмыйм мин
Үземә дигән әче өлештән.
Үзем өчен,
Янә берәү өчен
Мин артыгы белән түләгән.
Якла, язмыш,
Җиде юл чатында
Киртәләүсез генә биләмәм.