Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 6

Шигырьләр
ТАБИБ ДУСЛАРЫМА

Оглавление

Мәрхәмәт һәм шәфкать –

Ике маяк,

Күңелеңне, табиб, нурландырсын.

Сиңа гына һәм Ходайга мәгълүм

Сәбәпләре җан-тән сызлануның.


Тән сәламәт булса, җан сәламәт, –

Фәрештәдәй сакта шуңа табиб.

Күңел котың белән зиһен утың

Газаплардан саклый дәва табып.


Мәрхәмәт һәм шәфкать –

Алтын кальга,

Ак канатмы назлы иңегездә?

Һәрбер рәхмәт яклар мең бәладән,

Савап булып кайтып үзегезгә.


Мәрхәмәт һәм шәфкать –

Рух кәгъбәсе,

Һөнәр генә түгел, язмыштыр да.

Галиҗәнап табиб, көч тап, зинһар,

Яшәү өчен чара табышырга!


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх