Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 18

Шигырьләр
ЕРАК-ЕРАКТА

Оглавление

– Нишләп синең күзең офыкларда?

– Офыкта шул… Күктә…

Соң нишлим?..

– Аңладың дамыни Җир тылсымын?

– Беләм кебек… Ә… Юк…

Мәнсезменме?

Зиһен аяз… –

Шулай дим дә кинәт

Канатканчы иренем тешлим.


Аһ бу дөнья!

Миңа кадәргеләр

Уйсыз идемени?

Алайса,

Ни өчен соң Җирнең куласасы,

Төштем дигәндә дә асылына,

Һич әйләнми минем уңайга?


Һич әйләнми…

Юнәлешен юллап,

Әллә нинди канун-калыпка

Буйсындырып фигыль, хисләремне

Бөтерелә…

– Җиһан!

Тугрылыклы утрау кай тарафта?..

– Җирдә иде…

Хәзер еракта…


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх