Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 5
Шигырьләр
«Ачылмастай капка төпләрендә…»
ОглавлениеАчылмастай капка төпләрендә
Торганым да булды, –
Кичердем.
Дуамаллык белән чәбәләндем,
Давылларга чумып исердем.
Упкын читләп үттем тау сыртыннан,
Булмады ла түгел,
Булды бит.
Килештерми күпләр йөзен бозды:
Ни бетмәгән хыял колы, дип.
Төн эчендә айга гашыйк идем,
Кояш-Тәңре булды көндездә.
Ошатмасагыз да,
Дәгъвалыклы
Булмадым ла инде мин сезгә.
Битәрләмәс элек,
Үзем әйтәм:
Үрсәләнсәм дә бит –
Кыйблам бар.
Кануннарны инкяр итмим лә ул,
Җанда алга әйдәр илһам бар.
Мәйдан гына тулы бәйрәм чакта
Керфекләрем булса чыланган,
Сез әйтерсез микән
Кылана дип…
Иңрәү иңә никтер җиһаннан.