Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 14

Шигырьләр
КАРТЛЫК

Оглавление

Көнләштерми яшьлек.

Булды.

Үтте.

Дикъкать белән багам өлкәннәргә.

Басканмын да кайтыр тупсаларга,

Салават, дип әйтәм үткәннәргә.


Өч мөсәлме2 икән?

Икәү микән?

Ярым-йорты ягы гомеремнең.

Карт-корыга баксам, күзаллыйм мин

Мәхрүм генә булып йөреремне.


Затсыз гына кием,

Балсыз тәгам,

Хәвеф катыш караш, ялварулы.

Болай гына мәйдан тотарсыңмы,

Тулпарларың булса тугарулы?


Теге әби кебек бик сөйкемле

Ак әбилек миңа язган микән;

Кадере киткән теге гарип карчык

Көннәрендә торып калмам микән?


Бәя төшкән иске җиһаз кебек,

Балаларым миннән бизмәсәче.

Бәхет күрдем.

Хак түлә, дип, язмыш

Хәсрәт-хәсрәт дисбе тезмәсәче.


Ярлы гына үзем, гарьле күңелем,

Интизарсыз гомер бирсәң иде.

Кеше кулларында тилмермичә,

Аяк өсте йөреп үлсәм иде.


Олыгаеп бетте апаларым,

«Әни» сүзе төште телләремнән.

Жәлләү көтәм барыбер, шәфкать көтәм

Әби генә булыр көннәремнән.


2

Мөсәл (башк.) – вакытны хайван циклы буенча исәпләү берәмлеге. Бер мөсәл унике елдан гыйбарәт.

Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх