Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 12

Шигырьләр
ЯРАТАМ… ДИП АЛДА

Оглавление

Таң алдыннан баллы чыкмы тамды,

Шәмәхә күк назын кем күзли?

Төн эчендә алпамшалар идек.

Күләгәдән без бәләкәй калдык

Көн битендә, үзебез сизми.


Иркә көннең алма кебек кенә

Бит очында тамчы миң-болыт.

Бик үкенсәң,

Үп тә уң битемнән,

Яратам дип алда

Һәм оныт.


Мин беләм ул,

Көннең битләрендә

Миннән матурлар күп…

Булмагай!

Яткан идем, синнән көнләп бакты

Кичәгедән калган тулган ай.


Ай үчеме,

Үрли күккә моңнар…

Керфекләрең ятьмә…

Күк гөмбәз

Чоңгыллары кебек, аһ, күзләрең…

Мин ул тикле кем соң?

Нишләп бер дә

Күңелләрең булды сүрелмәс?


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх