Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 15
Шигырьләр
АВЫЛДАШЛАР!
ОглавлениеАвылдашлар!
Тәкбир әйтәм сезгә –
Кич эңгердә, иртән таң атканда.
Җыйнаулашып мине жәлләдегез,
Газиз әнкәемне югалтканда,
Атам мәрхүмемне озатканда.
Иң куйдыгыз чиксез хәсрәтемә,
Уртаклашып алып өй беренчә.
Учагыннан бәхет казанының
Авыл эче җылы шул көенчә, –
Бала чактан танып белүемчә.
Зират кылып рухын әрвахларның
Савап алып гомер иткәнгәме –
Йөзегездә һәрчак иман нуры,
Күзегездә бетмәс сагыш моңы,
Үҗәт белән дөнья көткәнгәме?
Авылдашлар!
Күрдем изгелекләр
Бәрәкәтле генә кулыгыздан.
Камалдым да төяк хозурыннан,
Комар алдым мәҗлес җырыгыздан,
Рәхәт чигеп тәгам-сыегыздан.
Ташламаган кебек безне хәсрәт,
Шатлыклар да килер күмәртәләп.
Казан асып, Накас тугаенда
Шулпа эчәсе бар чеүәтәләп3,
Кымыз уртлыйсы бар көянтәләп.
3
Чеүәтә (башк.) – агач чынаяк, зур булмаган агач кәстрүл.