Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 11
Шигырьләр
СЕНТЯБРЬ
ОглавлениеЯлкау гына сибелә сары яфрак,
Саркып кына сыктый көз күге.
Күктә тамчы-тамчы фирүзәләр –
Көяз көннең затлы йөзеге.
Чатырында ахак гөмбәзләрнең
Өмет кебек саран яктылык.
Күңелкәем тулы сабыр аһәң –
Сер-сихергә тормый атлыгып.
Миләүшәдәй күккә
Һич юк үпкә,
Тияселәр – сеңгән язмышка.
Болыт кисеп якты урманыммы
Гомер итмеш дигән алышта.
Сибелеп калды еллар:
Бер ул – яфрак,
Бер карасаң, чәчкә таҗлары.
Еллар нәрсә?
Фани гомеремә
Ике гасыр – язмыш язганы.
Сибелә-сибелә инде сары яфрак…
Сагышланам,
Әмма күңелем
Ярмаланып пешкән кавын, –
Сизәм:
Моңнан-наздан мәхрүм түгелмен.