Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 3
Шигырьләр
ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ УЕН?
Оглавление– Арттарак бул,
Бу тирәдә
Бозасың манзараны.
Матур түгелсең, ипсезсең,
Сөмсерең кап-караңгы.
Этәләр-төртәләр шулай,
Комарны көчкә тыям.
Кайчакта түзәм-түзәм дә
Берәр эш бозып куям.
Олы кара давыл куба:
– Әйттек бит юньсез, диеп,
Берегәмени бүреккә
Бүре нәселле киек.
Әнә бит ул нинди эре,
Үзен әллә кем күрә. –
Бурзайлар булса ни ачу,
Көчекләр шулай өрә.
Һәм аркага тондыралар, –
Шул да булдымы уен.
…Мине барыбер
Җир шарыннан
Төртеп төшерү кыен.
МИЗГЕЛЛӘР
Апрель белән мартны яратмыйм мин,
Өшәндергеч көннәр – япь-ямьсез:
Мәңге сөю вәгъдә итә торган
Исерек зат сыман килбәтсез.
Июль белән августны мин көтәм:
Ай тышаулы, Кояш җигүле;
Бәрәкәте, бәхет-түле асыл, –
Әйтерсең лә халкым күңеле.
Сентябрьдә суттан сытыла язам,
Шигырьләрем – йөрәк телемем.
Вакыты җитеп, кодрәт-гайрәт иңгән
Шәраб төсле тузгый зиһенем.