Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 17
Шигырьләр
МӘХӘББӘТ ШИГЫРЕ
ОглавлениеСирәк-мирәк кенә ут җемелди…
Йөгереп чыгып өрер эт тә юк.
Әй бәйләнде җиле…
Бик нык кызгач,
Йомшак карга әйдә эт тә ек.
Пыр тузыйм да шунда мәтәлим мин,
Дертләп куйсын җиһан,
Көлим мин.
Пышылдама:
«Хәлләр ни чама?» – дип, –
Ә соң аны кайдан белим мин.
Агачларда бәс тә, яфрак та юк,
Баганалар гел дә карачкы.
Сөзеп карап кала тәрәзләре:
«Бу бәндә соң әллә каракмы?..»
Офык читен хәзер сыпырып ачам:
Чак кына көн төшсен:
Шүрлим мин.
Әйткәнем бар сезгә, шымчы җилләр:
Таяныч юк,
Кыйбла эзлим мин.
Төньяктанмы әллә,
Кыйбладанмы,
Әй бәйләнчек җилләр?
Сез мине
Эзлән, диеп, үзегез димләдегез
Уйсыз яшәп яткан көз көне.
Якты көндә битлек – көтү-көтү,
Кесә тулы йодрык көндездә.
Биләве лә сүтелгән бер сабый –
Әй эчкерсез дөнья эңгердә.
Эзләнәм мин, эзләп китеп барам,
Бер күрмәмме ихлас асылны.
«Иртә әле!» –
Утка баскан песи
Кебек, җилләр читкә атылды.
Алайса, дим, нишләп алдадыгыз,
Әсир иттегез соң сез мине?
Юлларымны йомшак өметләргә
Бордыгыз ла инде көз көне.