Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 51
Шигырьләр
ТУГАН ҖИРЕМ
ОглавлениеШомыртларның сут төйнәгән мәле,
Имәнлекләр – серле күләгә.
Яшь каеннар –
Таулар билдәвендә.
Тоныкланып торган нурлар кебек
Җәй яңгыры биеп кинәнә.
Бит юам дип, җәйге тамчыларда
Мин җилдерәм җилләр ялында.
Яңгыр дигәннәрем –
Аяз дөнья,
Җилбәзәккәй сылу каеннар.
Әйтерсең лә аксыл күлмәкләрен
Тубыкларга кадәр күтәргән
Сылу кызлар яшел су коена,
Кояш күзләп тора күкләрдән.
Каенлыктан берәү җырлап килә,
Күзләрендә серле сабырлык.
Туган җирем!
Мәхәббәтем минем!
Моңнарыңны әйтмимен дә инде,
Куеннарың хуштан язарлык!