Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 49

Шигырьләр
«Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә…»

Оглавление

Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә,

Түгелә-түгелә инде мөлдер чишмә,

Өзелә-өзелә генә бер сандугач –

Унсигезем тулган мәлләрем хас.


Алсу-зәңгәр генә күк төсләре,

Иләс-миләс кенә җил искәне,

Узыша-куыша вакыт колынчагы –

Бер егеткә үлеп гашыйк чагым.


Сак-сак кына болан тояклары,

Тәлгәш-тәлгәш миләш ботаклары,

Каерып-каерып чабар печән өсте –

Бала гына көткән мәлем төсле.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх