Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 53

Шигырьләр
СИРӘК

Оглавление

– Син роза-гөл…

Юк, гөлләмә…

– Алиһә син…

Әй син сукбай… –

Кемдер тиңли кычытканга,

Кем өчендер

Мин чүп бугай.


Ә мин бары дөньялыктан

Аңлау эзләр бер юламан.

Тылсым сүреп азапланам

Җир белән Күк офыгыннан.


– Газиз генәм! Һомай кошым…

– Абау, берәү… Горур чуртан…

Кемдә тагын нинди хөкем?

Эндәшмәгез!

Куркам,

Куркам.


Ә мин бары илгизәрмен,

Хаклык эзләү – сәяхәтем.

Катлы-катлы хасиятем –

Көч-дәрманым,

Һәлакәтем.


– Син бит кыя –

Җилдән саклар…

Дивар кальга, булат калкан…

– Күрче шуның кыланышын!

Гөнаһларга

Тездән баткан.

Минем бары үз-үземне

Тартышуым араларга:

Сокланудан,

Тукмалудан,

Тоз сибүдән яраларга.


Миңа бары бу гомерне

Белгәнемчә үтү кирәк.

Яраткан бар,

Күралмаган.

Күңелемне канатмаган –

Аяулылар гына сирәк.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх