Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 52
Шигырьләр
БАШКОРТ ҖЫРЫ
ОглавлениеБу нинди хәл?
Әллә күңелләрем
Яшәп-яшәп микән нечкәрә.
Башкорт җыры сузылып китү була,
Бер кизәнеп кенә түнтәрә.
Әнә мондый түбән биеклекләр,
Әнә мондый тирән киңлекләр
Астын өскә китерә бит җанны,
Сагышларың, халкым, нилектән?
Астын өскә китерә бит җанны,
Актара бит күңелем эчләрен.
Башкорт җаны гына шулай моңлы,
Уйлы әйтер тойгы-хисләрен.
Туздырдымы дөнья шулкадәр дә,
Ташый да бит чыга бу яшем.
Зарлы гына горур халкым минем,
Моңлылыкта юктыр тиңдәшең.
Күк кылганлы дала киңлегеннән
Атылып та менеп тауларга,
Болытлардан йолдызларга үрләп
Омтыла моң әллә кайларга.
Әй башкортның газиз озын көе,
Сихердер ул, кодрәт, җан кылым.
Моң уңае буйлап агып китсәм,
Бөеклекнең иң-иң төпләрендә
Бәгыремне телсен асылым.