Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 47

Шигырьләр
ИР ГАЛӘМӘТЕ

Оглавление

I

Гөрелдеге чыгып хәбәр сөйли

Онык-ул гынаем Искәндәр.

Дәү әнисе генә аңлаганны

Төшенмәс тә, бәлки, бүтәннәр.

Тыпырдыгың чыгып талпын әйдә,

Җилдерчәле, улым, Искәндәр.

Дәү әнинең учы ияр булсын,

Йолдыз гына очсын үкчәңнән.

Тып-тын гына ятып дөнья күзли,

Җанына гамь төйни Искәндәр.

Йодрык кадәр генә ир кисәге,

Токымымның рухы, бәхет, моңы

Тамырына аның күчкәннәр.


II

Оныккаем гаҗәпсенеп кенә

Дөньяларга күзен төбәде.

Шушы инде, балам, торыр җирең,

Гомер итәр туган төбәгең.

Такыр башы ялтыраган булып,

Әй көчәнә буын ныгытып.

Чарасыз да сабый, килер бер көн,

Сеңереңә сеңәр җир коты.

Кирелеп тә дулап рәхәт чигә,

Анам кулы им, дип кинәнә.

Үзем генә куркам, кулыгызга

Алыгыз, дип елап инәлә.

Ул гынаем минем, тулган аем,

Гайрәт иңәр әле иңеңә.

Мин үземне әйтмимен дә инде,

Таяныч бул башкорт иленә.

Кул гынаен канат кебек җилпеп,

Тыпырчына уртак колынчак.

…Җитте дәме, итәк-җиңне җыеп,

Басынкы һәм сабыр булыр чак.


III

Булмышымны биләде бит минем,

Язмышка гамь бирде бер егет.

Аягүрә бастыра да әйди

Киткән җирләремнән сөрлегеп.

Кичләр җитәр-җитмәс кырык эшем

Ташлыймын да чабам янына.

Көне буе көтүләрен сөйли,

Хыянәтләр төшенә дә керми,

Чын йөрәктән ихлас сагына.

Алдаштыра мине,

Нык өшегән

Җан гынаем тула ләззәткә.

Ир-егет дип хушсыз атлыгулар

Сәер сыйфат минем гадәттә.

Язар-сызар эшләремне куеп,

Кочак җәеп каршы томрылдым.

Сүрелми дә торган мәхәббәтем,

Яшәвемне ямьләр җан рәхәтем –

Ир асылы газиз оныгым.


IV

Ә без сине шундый көттек, балам,

Тәкатебез корыр чиктә иде.

Гомер сорап сиңа аять чыккач,

Хак Тәгалә үзе сине бирде.

Хак Тәгалә үзе сине биреп,

Тоташтырды мине бакыйлыкка.

Әле без бар, тере тамырыбыз

Түлле мая олпат халыкка.

Ә син безгә шундый кирәк, балам,

Өлешебез, бәхет жирәбәбез.

Шөкер, димен, әле өзелмәгән

Нух дәвреннән килгән шәҗәрәбез.

Дисбе кебек тезелешкән затның

Җанны майлар тотка, түрәсе бар.

Күкрәгемнең ап-ак бәрәкәте,

Рух-бәхете, гаме –

Ир куәтле,

Ир кодрәтле өйнең терәге бар.


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх