Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 46
Шигырьләр
БАШКОРТ БИЮЕ
ОглавлениеУрал-тауның биле нишләр икән,
Шартлап сынар,
Әллә чыдармы?
Камчат бүрек кигән асыл ирләр
Әйләндерә сылу кызларны.
Зыңгылдата басып, очып-кунып,
Сахраларда бии башкортлар.
Бөркет мәллә теге егетләре,
Кызыкайлар гүя аккошлар.
Дала кебек сабыр
Кыялардан
Атылып төшәр шулчак шарлавык.
Чишмә кебек талгын…
Табигыйлек,
Камиллекнең үзе бу зәвык.
Мәскәү, Париж…
Җир шарының үзе
Сәхнә булыр, болар тотынгач.
Карашлар бит нинди,
Буй-сын нинди!
Дөнья сыйдырышлы киң колач!
Урал-тауның биле, һай, нык әле,
Сәхнәләре асыл – хәтфәдән.
Безнекеләр бит ул
Чакма чаккан,
Болытларга җитеп яшьнәгән.