Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 55

Шигырьләр
ПАРИЖ

Оглавление

– Минем янә Парижны күрәсем килә…

– Күргәнең бармыни?

– Юк, хыялланганым бар…


I

Кемнең күңеленә канат куйдың,

Кем канатын икән сындырдың?

Ля амуре10, Париж,

Ничә кабат

Барып кайтыйм диеп ымсындым.


Күкнең үзе белән сер сөйләшкән

Эйфель манарасын бер күрсәм,

Ля амуре, Париж,

Дөньяларга

Нигә килдем дип һич үкенмәм.


Сена елгасында ат сугарган

Башкортларны кемнәр хәтерли?

Ля амуре, Париж,

Үтә алмам,

Күрешмичә… йөрәк, һәй, дөрли…


Каһым түрә узаманнарының

Өздереп лә курай тартканын,

Ля амуре, Париж,

Оныттыңмы,

Хәтереңдә микән сакладың?


II

Кама бүрек, ук-садак11,

Күкрәктә көмеш көбә12.

Сенаның ярлары буйлап.

Төньяк амурлар җилә


Мадемуазель, француз кызы,

Аһ, аяк басуларың!

Хәйран калып күзлисеңме

Башкортның асылларын?


Әйдә, сылу, курай тартам,

Утырып ияремә.

Килешер иде буй-сының

Уралым төбәгенә.


Алып кайтам,

Түздерми бит

Сөрмәле караш кынаң.

Кирәкми Париж,

Мин аны

Сөюгә алмаштырам.


III

Шушы манараның иң очыннан

Күренмәсме Урал?

Париж гаҗәп тә ул, әмма

Үземә газиз дөньям.


Өер-өер елкы көтүләре,

Ак кылганлы далам.

Шундый гади, сабыр кардәшләрем,

Сезне нык сагынам.


Ярты дөнья гизеп канәгать мин.

Калсын Парижлары.

Тарта мине курай моңы сеңгән

Башкорт авыллары.


10

Ля амур (франц.) – мәхәббәт, ярату.

11

Садак – ук һәм җәя тышчасы, савыты.

12

Көбә – вак металл боҗралардан эшләнгән борынгы сугыш киеме.

Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх