Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 54

Шигырьләр
БЕР СӘЛАМ ЮК

Оглавление

Ала карда арба эзе дә юк,

Ат менәргә дәрман чамалы.

Әй туган як!..

Сиңа җитим диеп,

Җәяүләргә итеп карадым.


Накас9 аша кем җитәкләп чыгар,

Кичүләрен инде оныттым.

Бер ризык җый иде әниемнең

Кулыннан, дип, хыял куерттым.


Бер табын кор иде,

Җиңгәләрем

Утырышсын иде, ичмасам.

Күңелләрем йомшара бит минем,

Сез яраткан көйне җырласам.


Зар-интизар булып хәлсезләндем

Сагынулар дигән чирләрдән.

Күчтәнәчләр көтмимен дә инде,

Бер сәлам юк туган җирләрдән.


9

Накас – шагыйрә авылындагы елга.

Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх