Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 56

Шигырьләр
«Урман уйчан. Имән кәүсәләре…»

Оглавление

Урман уйчан. Имән кәүсәләре

Көннең кызуыннан йончыган.

Иңенә хәсрәт яткан карурманның

Уфтануын тыңлап төн чыгам.


Моңаю бар күкнең үзендә дә,

Җир дымлана шомлы хәвефтә.

Әйләнә дә тирәм кисәтүме

Өмет тулы минем кәефкә.


Өметләнәм. Менә Алла бирсә,

Яхшырачак минем дөньялар.

Куйчы, сулма,

Дигән сулыш өреп,

Җан гынама тынгы оялар.


Карурманның тылсым чаршауларын

Көн кодрәте тартыр бик тиздән.

Керфек талдырыплар таңны көтәм,

Урман арыналмый елак көйдән,

Үрсәләнә.

Мин бит… мин бит түзәм…


Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх