Читать книгу Мәхәббәткә генә ышанам… - Тамара Ганиева - Страница 57

Шигырьләр
ДӘШТЕ КЫПЧАК

Оглавление

Халкыма ат атасыдай газиз,

Жәл түгел һич ярты патшалык.

Бер теләктә янам:

Җирләр гиз иде ул

Яхшы атка гына атланып.


Бер теләктә янам:

Борынгы киң илне

Барлап чык иде, дим, сыбайлап13.

Тик китеп бар иде көнчыгыштан

Кояш баер якка уңайлап.


Ат тоягын ишеткән бер җирдә

Сискәнер дә минем кардәшләр,

«Токсаба!» дип оран салсам әгәр,

Хәтер терелеп, дертләр карашлар.


Яхшы атка алыштырыр идем

Якты күңелемнең яртысын.

Тергезергә юкмы бездә дәрман

Мәртәбәле Сынташ елкысын.


Бер теләктә янам:

Кулга алмый гына

Ук-садаккай дигән коралны,

Яхшы атта бер барларга иде

Җир шарының яртысы кадәрле

Дәште Кыпчак дигән дөньяны.


13

Сыбай – җайдак; сыбайлап – атка атланып.

Мәхәббәткә генә ышанам…

Подняться наверх