Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 10

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Син дә яшермә

Оглавление

Туган якка кайттым синсез генә,

Йөрдем кырлар буйлап кичләтеп.

Әремнәрне сагыш баскан иде,

Минем юксынуны көчәйтеп.


Онытырга тырышып карасам да,

Оныттырмый сине Яуширмә…

Сагынуым чыкты ярларыннан,

Сөюеңне син дә яшермә.


1993, Казан – Яуширмә

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх