Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 14

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
И әнием!

Оглавление

И әнием!

Яннарыңа кайткан саен гел ашыгам –

Бу юлы синең яныңда бераз гына онтылыймчы:

Бер читкәрәк куеп борчу-мәшәкатьне,

Кызың булып кына эреп утырыймчы.


И әнием!

Дөнья гаме вакытымны бик нык били,

Әниеңнең эргәсендә озак итеп яшә дими.

Торып булса, иң күбесе – ике-өч көн,

Хәтта туган-тумачага вакыт тими.


И әнием!

Рәнҗеп калма яныңнан чыгып киткәнгә,

Синнән аерып ала торган эш көткәнгә.

Мин үзем дә эчтән янам, урын тапмыйм,

Үпкә тулы карашың мине өткәнгә.


2006

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх