Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 11

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Хәзинә

Оглавление

(Экспромт)

Чиксез горурланам мин һәрвакыт

Шушы якта туып үскәнгә.

Гасырлардан бер әйләнеп үтәм,

Туган җирем искә төшкәндә.


Тамыры тирән Чистай каласының,

Болгарларга барып тоташа.

Күрәм аның узган шанлы юлын

Ялкынланып янган ут аша.


Хәзинәсе бик мул Чистаемның –

Ул бит

Сәүдәгәрләр, ишан каласы.

Шул хәзинә биргән мәшһүрләрен,

Данга күмгән тырыш баласын.


Менә бүген тагын балкып чыкты

Гаҗәп матур яңа «Хәзинә».

Безне генә түгел, башканы да

Тартып торсын һәрчак үзенә.


Килер буын, моннан үрнәк алып,

«Хәзинә»сен үзе үстерсен.

Аларга да изге эшләрендә

Бөек Ходам дәрман-көч бирсен!


Җитәкчеләр гаярьлеге белән

Китсен калам, китсен гел алга:

Туып торсын яңа «Хәзинә»ләр,

Килеп торсын шөһрәт Чистайга!


2014

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх