Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 9
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Чистай сәгатьләре
ОглавлениеЧистай сәгатьләре урап кайтты
Дәрьяларны, Җирне, Галәмне.
Инде менә чит илләрдә йөри
«Җилфердәтеп» безнең әләмне.
Чистай сәгатьләре – данлы сәгать,
Үткән алар алтын куллардан,
Һәр минуты аның бәхет өсти,
Беләгеңдә балкып торганда.
Сәгать кенәмени, ул Чистайда
Бер-бер артлы туган алыплар.
Хезмәтләре белән мәйдан тоткан,
Чәчрәп торган чибәр халык бар.
1993, Казан – Чистай